Күзем томаланган кебек бар дөньяга,…

Күзем томаланган кебек бар дөньяга,
Томаланган кебек уш-зиһенем,
Хәтер харәбәсен тетрәндереп
Тик бер дәшүеңне көттем синең!..

Ялгыш Сине күреп, бәгырь телеп
Искә төшкән иде иске яра…
Тыным белән тартып китерәм дә,
Якынаер төсле иде ара…

Ул йокысыз төннәр яндыруым.
Талкып җанның бөтен күзәнәген…
…Мин аңладым: минем өзлегүдән
Бу дөньяда берни үзгәрмәвен!..

Дөнья үзгәрмәде. Мин үзгәрдем.
Яңа язлар ишек каккан минутымнан
Очыш халәтендә бөтен хаят! —
Синең барлыгың да онытылган!

Дип яшәгән көннәр ләса. Синнән хәбәр!..
Тик… Җавап язмыйм. Аңлый алсаң әгәр:
Соңарган бу хатың. Яратуының гомере бары
Иске яздан яңа язга кадәр!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт